"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы тармагында 130 млрд.сумнан артык акчалата керем көтелә, 2019 елга үсеш якынча 15 млрд. сум тәшкил итәчәк. Көтелгән рентабельлек-16% дәрәҗәсендә (узган елга карата 6% үсеш). Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.
Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә.
Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую торышы, машина-трактор паркларын, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтка әзерләү – бүген төп мәсьәләләрнең берсе.
Республикада авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү 2018 елдан бирле бирелә.
0